Уңышның 8 сере
-
0:00 - 0:03Мин бу чыгышымны 2 сәгать дәвамында мәктәптә ясадым.
-
0:03 - 0:04Хәзер аны 3 минутка кыскарттым.
-
0:04 - 0:07Барысы да бер көнне TED-ка юл тоткан хәлдә, очкычта башланды.
-
0:07 - 0:08Җиде ел элек.
-
0:08 - 0:09Минем янымда
-
0:09 - 0:13Яшүсмер, мәктәп укучысы утырды.
-
0:13 - 0:15Ул бик факыйрь гаиләдән иде.
-
0:15 - 0:18Ул тормышында нәрсәгәдер ирешергә теләгән иде,
-
0:18 - 0:19Һәм ул миңа кечкенә гади сорау бирде.
-
0:19 - 0:21"Уңышка нәрсә китерә?", диде ул.
-
0:21 - 0:23Мин югалып калдым.
-
0:23 - 0:25Аңа җавап бирә алмадым.
-
0:25 - 0:28Очкычтан төшкәч, мин TED-ка килдем.
-
0:28 - 0:31Һәм мин уйлап куйдым: мин бит уңышлы кешеләр тулган бүлмә уртасында!
-
0:31 - 0:34Нигә алардан уңыш серен сорамаска?!
-
0:34 - 0:36Һәм аны балаларга ачмаска?
-
0:36 - 0:40Димәк, җиде ел узган, 500 әңгәмә ясалган.
-
0:40 - 0:43Һәм мин сезгә уңышка илткән серләрне ачам.
-
0:43 - 0:45TED-чыларны нәрсә илһамландыра?
-
0:45 - 0:47Беренче әйбер - дәрт.
-
0:47 - 0:50Фримен Томас сүзләренчә, "Мине дәртем алып барды".
-
0:50 - 0:53TED-чылар эшләрен яратып эшли, алар акча өчен эшләми.
-
0:53 - 0:56Кэрол Колетта сүзләренчә, "Миңа эшемне эшләр өчен, мин башкаларга түләргә әзермен".
-
0:56 - 0:58Иң кызыгы шунда:
-
0:58 - 1:00Эшне яратып эшләсәң, акча барыбер килер.
-
1:00 - 1:04Эшлә! Руперт Мэрдок әйткәнчә, "күп эшләргә кирәк"!
-
1:04 - 1:07"Җиңел генә уңышка ирешеп булмый. Эштән ләззәт алырга кирәк".
-
1:07 - 1:10"Ләззәт" сүзен Руперт әйттеме? Әйе!
-
1:10 - 1:14Тед-чылар эшеннән ләззәт алалар. Һәм алар күп эшлиләр.
-
1:14 - 1:17Алар авыр эшләүчеләр түгел, алар эш яратучылар.
-
1:18 - 1:24Белгеч булу! Алекс Гарден сүзләренчә, уңышлы булыр өчен берәр нәрсә сайлагыз,
-
1:24 - 1:25һәм ул эштә иң яхшы булыгыз.
-
1:25 - 1:28Тылсымга урын юк, барысы да практика, практика, практика.
-
1:28 - 1:31Игътибарны бер өлкәдә тупларга кирәк. Норман Джуисон:
-
1:31 - 1:34"Иң мөһиме - игътибарны бер әйбердә туплауда", ди.
-
1:34 - 1:38Үзеңне җиңәргә! Дэвид Галло: "Үзеңне җиң", дип әйтә.
-
1:38 - 1:40Физик яктан һәм рухи яктан җиңәргә.
-
1:40 - 1:43Сез оялучанлыкны һәм икеләнүне җиңәргә тиеш.
-
1:43 - 1:46Голди Һаун: "мин үземннән һәрвакыт шикләнә идем", ди.
-
1:46 - 1:48"Мин җитәрлек яхшы һәм акыллы түгел идем".
-
1:48 - 1:50"Миннән нәрсәдер чыгар дип уйламаган идем".
-
1:50 - 1:52Үзеңне җиңеп чыгу җиңел түгел,
-
1:52 - 1:57шуңа күрә Аллаһ әниләрне уйлап чыгарган. (Көлү)
-
1:57 - 2:00Фрэнк Һири шулай дигән:
-
2:00 - 2:01"Мине әнием алга этте"
-
2:02 - 2:07Хезмәт итү! Шервин Нуланд: "Табиб булып хезмәт итү минем өчен намус эше иде" ди.
-
2:07 - 2:10Хәзер күп кенә бала миллионер булырга хыяллана.
-
2:10 - 2:11Мин аларга әйткән беренче әйбер:
-
2:11 - 2:13"Сез үзегез өчен генә яши алмыйсыз"
-
2:13 - 2:15"Сез башкаларга да хезмәт итәргә тиеш".
-
2:15 - 2:18"Чөнки кешеләр шул юл белән генә бай була ала".
-
2:19 - 2:23Идеяләр! ТЕД-чы Бил Гейтс: "Минем идеям булган", ди.
-
2:23 - 2:26"микрокомпьютерлар өчен программалар язган беренче компания ачу".
-
2:26 - 2:28Бу шактый яхшы идея булган.
-
2:28 - 2:31Идеяләр тууда бернинди тылсым юк.
-
2:31 - 2:33Бу бары тик гади адымнар гына ясау.
-
2:33 - 2:35Һәм мин моны дәлилли алам.
-
2:35 - 2:37Үзсүзлелек! Джо Краус шулай ди:
-
2:37 - 2:40"Уңышның беренче сәбәбе - үзсүзле булу"
-
2:40 - 2:44Сез уңышсызлыклар аша, "CRAP" аша үтәргә тиеш.
-
2:44 - 2:47Бу «Тәнкыйть, Кыек карау, Аңгыралар һәм Басым» дигәнне аңлата.
-
2:47 - 2:49(Көлү)
-
2:50 - 2:54Димәк, безнең сорауга җавап бик гади:
-
2:54 - 2:574 мең доллар түләгез һәм ТЕД-ка килегез.
-
2:57 - 3:00Яки, теләмәсәгез, бу 8 әйберне эшләгез, һәм, ышаныгыз,
-
3:00 - 3:04бу сезне уңышка китерәчәк.
-
3:04 - 3:06ТЕД-чыларга әңгәмәләр өчен рәхмәт!
- Title:
- Уңышның 8 сере
- Speaker:
- Ричард Джон
- Description:
-
Кешеләр уңышка ничек ирешә? Акыллы булулары өченме? Яки бары тик бәхет аркасындамы? Юк. Аналитик Ричард Джон, уңышның чын серләрен ачып, еллар буе туплаган әңгәмәләр нәтиҗәсен искиткеч 3-минутлык чыгышта ясый.
- Video Language:
- English
- Team:
- closed TED
- Project:
- TEDTalks
- Duration:
- 03:13
Rashat Yakup approved Tatar subtitles for 8 secrets of success | ||
Vladislav Semakhin accepted Tatar subtitles for 8 secrets of success | ||
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for 8 secrets of success | ||
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for 8 secrets of success | ||
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for 8 secrets of success | ||
Dimitra Papageorgiou declined Tatar subtitles for 8 secrets of success | ||
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for 8 secrets of success | ||
Rashat Yakup edited Tatar subtitles for 8 secrets of success |