Tatoeba - ул бер сүзлек. Ягъни аның эчендә сүзләрне табып, аларның тәрҗемәләрен карап була. Әмма Tatoeba гадәти бер сүзлек түгел. Ул җөмләләрдән тора, сүзләрдән түгел. Билгеле бер сүз кергән җөмләләрне эзләп, аларның тәрҗемәләрен күреп була. "Ни өчен җөмләләр?" дип сорарга мөмкинсез. Җөмләләр кызыграк булганга күрә. Җөмлә сүзгә контекст бирә. Җөмләнең иясе бар. Җөмләләр кызык, акыллы, акылсыз, хикмәтле, тетрәндергеч я дә кызганыч була ала. Җөмләләр безне күп нәрсәгә өйрәтә алалар, сүзләрдән шактый күбрәк әйберләргә. Шуның өчен яратабыз да инде аларны. Әмма телләргә булган мәхәббәтебез тагын да ныграк. Һәм безнең хыялбыз - бик күп төрле телләрдә бик күп җөмләләр күрү. Tatoeba'ның күп телле булуының сәбәбе шул.